ТР Юстиция министрлыгында муниципалитетларның чикләрен билгеләгәндә яки үзгәрткәндә карт-схемалар әзерләү турында сөйләделәр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән семинар узды. Сүз җирле үзидарәнең территориаль оешмасы турында барды.

Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү Татарстан Республикасы Законы белән раслана. Закон проекты өчен үзгәртелә торган барлык участокларга чикләрнең үзгәрүен һәм картографик тасвирламаларны чагылдыручы карта-схема кирәк. Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев әлеге карталарны булдыруның төп принциплары турында сөйләде.

Әлеге утырышта юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституцион законнар бүлеге мөдире Лиана Ибраһимова, «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев һәм юстиция министрыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Гөлнара Касыймова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International