Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләрне билгеләү эше "Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую"максатчан моделен тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Бу күрсәткечне үтәү күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр исәбен камилләштерүгә турыдан-туры йогынты ясый, бу, үз чиратында, регионнарның инвестицион климатын яхшырту критерийларының берсе булып тора.
«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары белән республика чикләрен билгеләү һәм килештерү эшләрен оештыра. Хәзерге вакытта республиканың барлык күрше субъектлар арасында чикләре буенча якынча мәгълүматлар җыелды. Самара өлкәсе һәм Чуаш Республикасы чикләрен килештерү өчен материаллар әзерләү һәм каршылыкларны бетерү буенча эш башланды.
Казанда Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында чик билгеләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Анда «Самара геодезия һәм җир төзелеше үзәге» ҖЧҖ һәм «Татарстан Республикасы пространство белешмәләр фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Чуаш Республикасы арасында чик билгеләү мәсьәләләре буенча Чабаксар шәһәрендә эш киңәшмәсе узды. Чуаш республикасы ягыннан әлеге киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Росреестр Идарәсе һәм «ҖИР» ҖЧҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы ягыннан: ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы пространство белешмәләр фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында субъектлар арасында чикләрне билгеләүдә каршылыкларны хәл итүгә карата гомуми алымнар каралды. Вәкилләр чик билгеләүнең эш проектлары һәм ачыкланган аңлашылмаучанлыклар буенча белешмәләр алмашындылар һәм чикне узу буенча архив картографик һәм башка материаллар белән алмашу турында килештеләр. Алга таба хезмәттәшлек планнары һәм тәртибе билгеләнде.