ТР Пространство белешмәләре Фонды дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре өчен лекция белән чыгыш ясады

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Капиталь төзелеш өлкәсендә актуаль мәсьәләләр» дип аталган кыска вакытлы квалификация күтәрү программасы үтте. «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ вәкилләре тыңлаучыларга шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасы турында сөйләделәр. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге система булдырыла гына һәм Фонд эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше булыр дип көтелә. Лекция кысаларында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләренә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасының норматив-хокукый базасы, республика дәрәҗәсендә яңа юнәлешне гамәлгә ашыру структурасы һәм этаплары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International