Татарстан Республикасы чиге турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән берлектә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә укыту семинарын әзерләделәр. Укыту генераль планнарын һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү процессын тизләтү һәм аларның сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә.
Бүгенге көндә Татарстанда муниципаль районнарның генераль планнарын һәм җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш буенча кагыйдәләрен эшләү буенча актив эш алып барыла.
«Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән географик атамаларның дәүләт каталогында теркәлгән мәгълүматлар һәм материаллар белән алышу турында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган эшче төркем утырышында катнашучылар урман зоналарында Татарстан Республикасы белән Чуаш Республикасы арасындагы чигенең проблемалы участоклары турында фикерләште.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Удмурт Республикасында. Визитның максаты – ике республика арасындагы чикне урнаштыру һәм килештерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасы һәм Чуашстан Республикасы арасындагы бәхәсле участоклар мәсьәләсе каралды.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару өчен программа сайлау.
Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмә барышында шундый нәтиҗә ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасындагы чикне үтү буенча киңәшмә үтте.