ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.
Катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында чик үтү буенча бәхәсле мәсьәләләрне карадылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә әлеге кишәрлектә чик узу проекты килештерелде һәм Ульяновск өлкәсе коллегаларына карауга җибәреләчәк. Хәзерге вакытта 37 проблемалы участок бар.
Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында чикнең озынлыгы 400 км тәшкил итә. Чиктә республиканың Әлки, Буа, Чүпрәле, Спас һәм Тәтеш районнары урнашкан.