Бүген «Архитектура һәм шәһәр төзелеше» укыту семинарының беренче модуле уза

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән берлектә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә укыту семинарын әзерләделәр. Укыту генераль планнарын һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү процессын тизләтү һәм аларның сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә.

Сәламләү сүзе белән ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясады.

Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары һәм баш архитекторлар өчен укытуның беренче модуле 27-28 февральдә уза һәм 10 академик сәгать дәвам итә. Шәһәр төзелеше буенча лекцияләр кварталга бер тапкыр үткәрелер дип планлаштырыла.

Лекцияләрне КДАТУ, КФУ лекторлары һәм «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ белгечләре укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International