Хөрмәтле коллегалар, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Ел саен мартның икенче якшәмбесендә геодезия һәм картография хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Татарстанның картография тарихы XI гасырдан башлана. Мәхмүд Әл-Кашгари дөнья картасында Татарстан Республикасының тарихи территориясе – Идел буе Болгары турында беренче мәгълүматлар китерелде. 1720 елның 28 февралендә Петр I тарафыннан расланган генераль регламент геодезия тарихына нигез сала. Илнең бөтен территориясендә планлы эшләр башланды. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Татарстан Республикасының хәзерге чигенә якын чик белән картасы 1922 елда нәшер ителә. Ул Татарстан Республикасы чикләрен һәм аның яңа административ берәмлекләрен ныгытты.
Бүгенге көндә халыкның тормыш сыйфаты сезнең эшегезгә бәйле. Сезнең хезмәтегез безнең республика өчен һәрвакыт мөһим. Төзелеш, шәһәр челтәрләре, транспорт юлларын төзү өлкәсендә картографик һәм геодезия мәгълүматларыннан башка булмый. Төгәл карталардан башка хәрби эш, фәнни эзләнүләр, туризм һәм шәһәр төзелешен күз алдына да китереп булмый.
Сезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим.
ТР Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре министры Ф.Ә. Әһлиуллин