Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе чикне билгеләү тәртибе турында фикер алыштылар

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Киров өлкәсе коллегалары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Катнашучылар чикне билгеләү буенча эшләрне үткәрү тәртибе турында фикер алыштылар, бу өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар һәм үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.

Татарстан һәм Киров өлкәсе башлангыч картографик материаллар белән алмашу турында сөйләштеләр, алар нигезендә уртак чик проекты эшләнәчәк.

Бүгенге көндә, Татарстан Республикасы чиге проектының 75%ы әзер һәм күрше субъектлар белән килешүне уза. «ТР пространство белешмәләре фонды»ДБУ Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрне башкара. Проектны килештергәндә барлыкка килгән бәхәсле участоклар ТР чиге буенча эшче төркемдә тикшерелә.

Чикне билгеләү буенча эшләрне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International