ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Биектау муниципаль районы муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында», «Лаеш муниципаль районы муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләде. Закон проектларына муниципаль берәмлекләр чикләренең карта-схемалары һәм тасвирламасы кертелгән.
Республиканың Биектау муниципаль районында Биектау авыл җирлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар уздырылды, шулай ук Казан шәһәрендә һәм Лаеш муниципаль районында халык алдында тыңлаулар үткәрү планлаштырыла.
Әлеге инициативаны яклучылар саны өстенлек алса, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясенә 150,5 га мәйданлы Биектау районының «Фәнни шәһәрчек» һәм Матюшино авыл җирлегенең бер өлешен кушу планлаштырыла.