ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов муниципаль районнар белән генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләү сораулары буенча видео элемтәш аша киңәшмә үткәрде.
Әлеге аралашуда ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, һәм районнарның территориаль планлаштыру документларын әзерләүче проектлы оешмалар вәкилләре катнашты.
Җитәкчелек тарафыннан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Бавлы, Балтач, Бөгелмә, Буа һәм Югары Ослан районнарының торак пункт һәм территориаль зона чикләрен кертү план-графигы тикшерелде. Шулай ук киңәшмә барышында югарыда санап кителгән районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эш барышы каралды.
Әлеге тема буенча киңәшмәләр атна дәвамында башка районнар белән дә үткәреләчәк. Бу эш Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тиз арада тулыландыру өчен башкарыла. Хәзерге вакытта реестрга 2804 торак пункт һәм 11 290 территориаль зона чиге кертелгән, бу чикләрнең гомуми саныннан ярашлы рәвештә 90% һәм 88,9% тәшкил итә. Шулай ук агымдагы елда республиканың аеруча сакланылучы табигый территорияләре һәм аучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам ителәчәк.