Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында гомуми күләме 22 ТБ тәшкил иткән 6 меңгән артык материал саклана.
Алар арасында ике төрле масштабтагы ортофотоплан : 1:10 000 һәм 1:25 000, шулай ук төрле масштабтагы цифрлы топографик карталар бар: 1:25 000, 1:50 000, 1:100 000, 1:200 000 һәм 1:1 000 000. Әлеге материаллар кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гариза буенча тапшырылырга мөмкин: https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm
Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, 8 кат.
Шулай ук “ТР ПБФ” учреждениесенең рәсми сайтында түбәндәгеләр белән танышырга мөмкин:
Фонд хезмәткәрләре тарафыннан махсус белешмәләр статистикасы алып барыла һәм, өстәмә белешмәләр кирәклеге ачыкланганда, аларны эзләү һәм фондка кертү эшләре башкарыла.