23 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды.
Татарстанда физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган “Милләтләр кроссы – 2021” ярышында “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Быел әлеге чара Казансу елгасы яр буе һәм яңа “Урам” экстрим-паркы территориясендә узды.
ТР Хөкүмәт йортында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар чикләрен ЕГРНга кертү эшләре барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 11.09.2021 1805-р карары белән Татарстанның дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан чыгарылган норматив-хокукый актлар проектларына кушымта булып торган картографик материалларны рәсмиләштерү буенча Методик киңәшләрне раслады.
“ТР Пространство белешмәләре фонды” рәсми сайтының “Эшчәнлек” битендә рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасы географик объектлары каталогы бастырылып чыгарылды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак пункт чикләре һәм территориаль зоналар турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләрен тоткарлаучы мәсьәләләр тикшерелде. Министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында узган киңәшмәдә Татарстанның Лениногорск, Биектау һәм Апас муниципаль районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларының нинди хәлдә булуы турында сөйләде.
Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин “ТР Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Пространство берләшмәләре фондында региональ фондлар вәкилләре – Башкортстанның “Дәүләт кадастр бәяләү һәм техник инвентаризация” учреждениесенең пространство белешмәләрен җыю һәм фондны алып бару бүлеге җитәкчесе Альбер Гыйләҗетдинов һәм Санкт-Петербургтагы “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү Үзәге” оешмасының Пространство белешмәләре һәм инженер эзләнүләре Фондын алып бару Идарәсе вәкилләре кунак булды.
Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстанның нефтегазохимик форумы ачылды. Бөтен дөньядан килгән 150 оешма вәкилләре биредә замана таләпләренә туры килгән нефтехимик тармакның перспективалары хакында аралашачак.
Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында Татарстан чикләрен билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.