Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында Татарстан чикләрен билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Киңәшмәдә “Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе директоры Руслан Комаров белән гедезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин да катнашты. Видеоконференциягә шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Росреестр идарәсе, Әгерҗе районының башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы, “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ вәкилләре дә кушылды.
Катнашучылар Әгерҗе шәһәре һәм Удмуртиянең Мало-Пургинский җирлеге администрациясе вәкилләре катнашында узган киңәшмәләрнең нәтиҗәләре турында фикер алышты, Марий Эл белән чикнең эш проектын анализлады. Шулай ук, Башкортостан белән чикнең эш проектын өйрәнгәндә, М-7 трассасы янындагы территория һәм урман участоклары буенча туган сораулар да каралды.