Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт чикләре һәм территориаль зоналарны кертү сораулары каралды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак пункт чикләре һәм территориаль зоналар турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләрен тоткарлаучы мәсьәләләр тикшерелде. Министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында узган киңәшмәдә Татарстанның Лениногорск, Биектау һәм Апас муниципаль районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларының нинди хәлдә булуы турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе һәм “ТР Пространство белешмәләре фонды” вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International