Татарстан Республикасы географик объектлары каталогы тәкъдим ителде

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

“ТР Пространство белешмәләре фонды” рәсми сайтының “Эшчәнлек” битендә рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасы географик объектлары каталогы бастырылып чыгарылды.  

Әлеге каталог “ТР ПБФ” ДБУ белгечләре тарафыннан географик объектлар атамаларын бертөрле куллану, аларны исәпкә алу һәм саклау максаты белән булдырылды. Нигез итеп РФ Географик атамалар дәүләт каталогы алынды, аңа өстәп ТР Юстиция министрлыгының Татарстанда административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар Реестры мәгълүматлары да кулланылды. Соңыннан, Фонд тарафыннан документларның структурасын булдыру һәм торак пунктларның татар телендәге атамаларын урнаштыру буенча зур эш башкарылды.

Бүгенге көндә Каталогка 3 меңнән артык торак пункт атамалары кертелде (шәһәр, бистә, авыл, тимер юл станцияләре), һәркайсының теркәлү номеры һәм объект төре күрсәтелгән, исемлек алфавит тәртибендә бара.

Алга таба файллар географик объектларның башка төрләре белән тулыландырылачак: елга, табигый ызан, таулар, тыюлыклар һәм башкалар. Алар да ике телдә эшләнәчәк. Анна тыш, хәзерге вакытта Татарстанда башка милләтләр урнашкан торак пунктларның атамаларын да РФ халыклары телләрендә күрсәтү өстендә эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International