Татарстанда физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган “Милләтләр кроссы – 2021” ярышында “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Быел әлеге чара Казансу елгасы яр буе һәм яңа “Урам” экстрим-паркы территориясендә узды. Кросста катнашучылар өч дистанциядә көч сынашты: 1000, 2000 һәм 3000 метр. Барлыгы “Милләтләр кроссы – 2021” йөгерешендә 9,5 меңнән артык кеше катнашты.