Казан Экспо мәйданында геодезия һәм геомәгълүмат системалары буенча сөйләшүләр узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстанның нефтегазохимик форумы ачылды. Бөтен дөньядан килгән 150 оешма вәкилләре биредә замана таләпләренә туры килгән нефтехимик тармакның перспективалары хакында аралашачак.

Фән һәм технологияләр елына багышланган форумда геодезия, энергетика, химия һәм нефть сәнагәтенә бәйле унлап күргәзмә, конференция һәм түгәрәк өстәл оештырылды. Шулай, «Геодезия һәм геомәгълүмат буенча актуаль сораулар» Х Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә «ТР Пространство берләшмәләре фонды» директоры Руслан Комаров та чыгыш ясады.

Ул Фондның оештырылуы тарихы, үсеше турында сөйләде, пространство белешмәләрен җыю барышында килеп чыккан авырлыкларны да билгеләп үтте.

«Бүген җирне зондлау, аэрофотосъемка, лазер тарафыннан сканировать итү ярдәмендә пространство белешмәләрен җыю өзлексез башкарыла, шул рәвешле без әкрен генә объектны, регионның, илнең һәм гомумпланетаның цифрлы күчермәләрен булдыруга таба якынлашабыз. Шуңа күрә пространство белешмәләрен берләштерү мәсьәләсен чишү төп бурыч булып тора, чөнки кире очракта хаос цифровизациясе килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстан, Краснодар, Пермь һәм Иркутск төбәкләре белән берлектә, җир һәм күчемсез милекне үзенә сыендырган Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру экспериментында катнаша. Биредә төрле федераль геомәгълүмат системаларыннан – ФГИС ТП, ФГИС ЕЭКО, ФГИС ЕГРН – пространство берләшмәләре тупланачак», – дип сөйләде чыгышында Руслан Викторович.

Форум эшендә Пространство белешмәләре фондының башка хезмәткәрләре дә катнашты, алар геодезия һәм картография өлкәсендә заманча технологияләр һәм яңалыклар белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International