26 июльдә Менделеевск муниципаль районының Яңа Кокшан торак пункты янәшәсендәге чикне үзгәртү сораулары буенча Татарстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләренең күчмә киңәшмәсе узды.
Әлеге сәфәр урман фонды җирләрен алмашу юлы белән Татарстан Республикасының төп территориясенә чик аша кишәрлекне кушу максатын күз алдында тотып оештырылды. Очрашуда “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов белән геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Удмуртия Республикасының җирле урманчылык вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге һәм муниципаль район халкы мәнфәгатьләрен, шулай ук ике республиканың урманчылыкларының берабәр кызыксынуларын исәпкә алып, чикне үзгәртүнең эш варианты булдырылды. Әлеге вариантлар алга таба эш төркемнәре утырышында каралачак.