Бүген торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертүгә комачау итүче төп хаталарны барлау буенча киңәшмә узды.
Әлеге очрашу ЕГРН тулыландыру өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча карарларны үтәү кысаларында Татарстан Республикасы буенча “Росреестрның Федераль кадастр палатасы” ФДБУ филиалы тарафыннан оештырылды. Киңәшмәдә, вәкаләтле ведомстволардан тыш, Татарстан Республикасының муниципаль районнары вәкилләре дә катнашты. Катнашучылар 2022 елның июнь-июль айларында табылган төп хаталарны карап, аларны чишү мөмкинлекләрен өйрәнде.