Россия Федерациясе субьектлары – Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик турындагы белешмәләр “Татарский” кадастр округына карата Бердәм күчемсез милек реестрына кертелде.
Аңа кадәр чик урнашуы турындагы белешмәләр тупланган ХML-документлар пакеты Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре тарафыннан Татарстан буенча “Росреестрның Федераль кадастр палатасы” ФДБУ филиалына юнәлдерелгән иде.
Искәртеп узабыз, күчемсез милек реестрында тулы һәм төгәл белешмәләр булуы гражданнарның милек хокукларын саклауга, мәгълүмат бирү сыйфатын яхшыртуга, регионның инвестиция климатына, налог нигезен арттыруга уңай йогынты ясый, шулай күчемсез милекнең ташландык һәм кулланылмаучы объектларын хуҗалыкка кайтыру мөмкинлеген бирә.