Дуслык көненең төп максаты – кешеләр, мәдәниятләр, милләтләр һәм илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын искә төшерү. Бу көнне дөнья буенча халыклар, илләр, аерым кешеләр арасында дуслыкны пропагандалаучы бәйрәм чаралары уза. Башка мәдәниятләрне хөрмәт итү буенча семинарлар, тренинглар оештырыла.
Безнең Пространство белешмәләре фондында да Татарстаннан, Россиядән (Ханты-Манси автономияле округы, Төмән өлкәсе, Коми Республикасы, Башкортостан, Удмуртия, Самара һәм Киров өлкәләре) генә түгел, башка дәүләттән (Казахстан, Үзбәкстан) күченеп килүчеләр эшли. Шуңа да илләр һәм милләтләр дуслыгы турында аерым тукталып тору кирәк түгел – барысы да тыныч-имин, бердәм эшли, күпләр чын дусларын нәкъ менә Фондта таптылар.
Без хезмәткәрләребездән аларның дуслык турында фикерләрен, чын дусның төп сыйфатларын сорашып, балачак дуслыгы турында иң самими хатирәләрне җыйдык.
Ирина Окунева, проектларны хәзерләү бүлегенең 2 категорияле белгече:
- Мин Казахстанда тудым, анда мәктәпне тәмамладым, Алматада университетта укып чыгып, кияүгә чыктым, фәнни-тикшеренү үзәгендә эколог булып күп еллар эшләдем. Шул вакыт эчендә, әлбәттә, бик күпләр белән дуслаштым, әле дә аралашып яшибез. Казанга күченеп килгәч тә, бер-беребез белән элемтәне югалтмыйбыз: алар безгә кунакка килә, без исә, туган якка ялга кайткан саен, дусларыбыз белән күрешергә тырышабыз. Дусларым бик җылы, уңай, ышанычлы кешеләр. Өстәвенә, дуслыгыбыз күпмилләтле булуы белән дә кызыклы, шуңа да безне бер өстәл артына җыючы бәйрәмнәр, сәбәпләр бик күп.
Рамилә Әүхәтшина, кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлегенең әйдәүче белгече:
- Балачагымның бер өлеше гүзәл Ташкент шәһәрендә узды. Үзбәкстанның башкаласы һәм Бөек ефәк юлының төп ноктасы миңа якты балачак хәтирәләре белән бергә бик күп дуслар да бүләк итте. Без еш кына бергә үткәргән елларны искә алабыз, күпкатлы йортыбыз үз түбәсе астында рус, татар, үзбәк, монгол, казах милләтеннән булган кешеләрне сыйдырып, дуслаштырган иде.
Без беренче катта тордык, йорт кырыенда чия һәм виноград үсә иде, аның яфракларыннан бөтен йорт белән гомеремдәге иң тәмле долма пешерә идек. Андагы туйларның яңгыравыклыгы, купшылыгы! Бөтен урам белән бәйрәм итеп, тәмле пылаулар ашап, чакырылган артистлар белән милли җырлар җырлап, биеп үтә. Йортыбыз бакчасында зур өстәл артына бергәләп кичке ашларга җыелуны, балалар мәйданчыгында дөньяның бөтен уеннарын уйнауны аеруча сагынып искә алам. Күршеләребез белән табигатькә дә бергә чыгып, таулар белән уратып алынган Айдар күлендә коенырга ярата идек.
Шундый дус гаиләбезне калдырып, туган илебезгә кире кайту авыр булды, әмма әти үз балачагын уздырган Киров өлкәсендә йорт салып яшәргә гел хыялланды. Ә Ташкенттагы дусларым белән без әле дә элемтәне өзмибез, аралашып торабыз. Күченеп кайтканнан соң, миңа татар телен өйрәнергә, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән танышырга туры килде. Бу мәсьәләдә миңа әниемнең туган җирендә, Балтач районындагы яңа дусларым ярдәм итте. Дуслыгымның географиясе киңкырлы, шәп бит! Шулай ук әтиемнең гаиләсе – әби-бабам кайчандыр кояшлы Ташкент шәһәрендә яшәргә карар кылганнары өчен рәхмәтлемен. Анда кайчан да булса кире кайтачакмын, чөнки мине зур дус гаиләм көтә!
Елизавета Иванова, проектларны хәзерләү бүлегенең әйдәүче белгече:
– Күпчелек дусларым Удмуртиядән, шулай да Татарстан белән Башкортостаннан да бар. Без еш кына милләтләребезнең гореф-гадәтләре, милли ризыкларыбыз турында сөйләшәбез. Үземнең берничә тапкыр дусларыма Удмуртиядән милли ризыгыбыз – пәрәпәчләр алып килгәнем булды. Мәктәптән, университет елларыннан бирле дусларым булуына шатмын. Дуслыкта иң мөһиме – ышаныч, самимилек һәм хөрмәт. Коллегалар белән дуслыкка килгәндә, мин алар белән ачыктан-ачык сөйләшә алам, шәхси тормышымдагы мизгелләр белән уртаклашып, киңәш сорыйм. Әмма субординация дигән төшенчәне дә онытмыйм, чөнки кайбер эш мизшгелләрендә дустанә мөнәсәбәтләр комачауларга да мөмкин.
Эльвира Сибагатуллина: проектларны хәзерләү бүлегенең 1 категорияле белгече:
- 90нчы еллар башында әти-әниләрем Самара өлкәсеннән Ханты-Манси автономияле округына күченделәр. Гаиләдә ХМАОда туган кеше мин генә. Анда ук мәктәпне тәмамладым, бик күп дуслар таптым. Әмма округның төп халыклары – ханты һәм мансилар бик аз булганга (нибары 2%), алар белән тыгыз дуслык булмады. Әмма ХМАОда әлеге халыкларга аеруча игътибар бирелә: аларның телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, музейлар торгызу һәм тулы бер комплекслар булдыру программалары бар. Ел саен хантларның милли бәйрәмнәре “Карга көне” билгеләнеп үтә, тел өйрәнү буенча курслар да бар. Балачакта үзем дә телевизордан балаларны ханты теленә өйрәтүче тапшыруны карарга ярата идем.
Хәзер, Казанга күченгәч, туган ягымнан килгән күп кенә танышларымны очратам. Бу гаҗәп тә, шул ук вакытта бик сөенечле дә. Шулай ук Казахстан, Үзбәкстан илләремнән дусларым бихисап, Россиянең һәр регионында яхшы танышларым бар. Эшләгән бүлегемдә дә илебезнең төрле почмакларыннан җыелганнар. Төрле кабинетларга бүленүгә карамастан, бездә бик дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Күпләр белән эштән тыш та яхшы аралашабыз.
Дуслыкка килгәндә, иң мөһиме – ышаныч һәм бер-береңне хөрмәт итү. Кешегә тулысынча ышанып, хис-тойгыларың белән бүлешә алуыңны, ә син, үз чиратыңда, аны тыңлый алуыңны аңлау кирәк.