ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанның Пространстволы планлаштыру институты дәүләт биремендә каралган техник биремнәрне килештерү сораулары буенча киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре катнашты.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының яңа билгеләнгән урынбасары Алмаз Кыямов “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе коллективы белән танышты.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Росреестр тарафыннан булдырылган “Милли пространство белешмәләре системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт мәгълүмати системасы 4 регионда тәҗрибәле кулланылышка кертелде. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдертте.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасындагы чик кертелде. Әлеге чик урман массивлары һәм авыл җирлеге хуҗалыклары аша уза. Гомуми озынлыгы 334 километр тәшкил итә.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кушылды, биредә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

24 декабрьдә ТР Пространство белешмәләре фонды туган көнен билгелиячәк.

Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчыутырышы узды. Биредә РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүрасланды. Аның буенча мәгълүматны Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Киңәшмәдә катнашучылар күмү урыннары урнашкан җир участокларын рәсмиләштерү сорауларын карап чыктылар.

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре балалары өчен “Форсаж” картинг үзәгендә Яңа ел узышы узды – һәркем үзен чын узышчы итеп хис итте ул көнне. Соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып, әзерләнгән шигырь-җырларны тыңлап, балаларга татлы бүләкләр таратты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International