24 декабрьдә ТР Пространство белешмәләре фонды туган көнен билгелиячәк. Фондта эшләүче һәр кеше - үз эшенең остасы. Белешмәләр җыю, җитештерү экологиясе, архитектура, геодезия һәм картография һәм башкалар - болар барысы да пространство белешмәләрен туплау белән бәйле. Коллектив инде 4 ел дәвамында яңа программалар өйрәнеп, ортофотопланнар карап, йөзләгән генпланнар һәм ПЗЗлар эшләп, күптөрле карталар ясап, катлаулы проектлар өстендә эшли. Болар барысы да Фондны тулыландыру өчен башкарыла.
Нәтиҗәле 4 ел узды, алда - эшчәнлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән яңа планнар һәм бурычлар көтә.