Киңәшмәдә катнашучылар күмү урыннары урнашкан җир участокларын рәсмиләштерү сорауларын карап чыктылар.
Татарстанда 3660 зират исәпләнә, алар 4229 җир участогында урнашкан. Районнар мәгълүматына караганда, әлеге саннан 4058 участок рәсмиләштерелгән, калган 171 кишәрлек буенча төрле эшләр алып барыла: 55 - урман фонды җирләре, 49 - шәхси җирләр, 24 - кадастр эшләре, 27 - генплан эшләп бетерү таләп ителә, 13 - категория үзгәртү өчен документлар туплана, 3 - Министрлыкта һәм Министрлар Кабинетында килештерү уза.