Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 566 торак пункт чиге кертелгән, Баулы һәм Тәтеш районының тагын ике торак пункт чиге якын арада реестрга кертеләчәк. Шулай ук «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына Чүпрәле районы тагын 15 торак пункт чикләрен юнәлдерде.