Татарстанның Пространстволы планлаштыру институты дәүләт биремендә каралган техник биремнәрне килештерү сораулары буенча киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Казан агломерациясенең социаль-икътисады һәм пространство үсеше мастер-планын, аның территориясе чикләрендә математик транспорт моделен, шулай ук Иннополис шәһәре һәм аның янындагы җирлекләрне пространстволы үстерү стратегиясен ясау буенча эшләргә техник биремнәр каралды.
Нәтиҗәдә, катнашучылар эшләрне башкаруда хезмәттәшлек итү турында килеште, шул исәптән иң төп бурыч - Казан агломерациясе мастер-планын ясау буенча да.