ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2023 ел
җомга

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйбыз! Кылган догалар, тоткан уразалар кабул булып, Аллаһ Тәгалә нигъмәтләрне арттырып, барыбызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч дөньялар бирсен иде! 


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә. 

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәтүләр кертү юлы белән билгеләнгән 699 торак пункт чиге кертелгән.


16
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле православие динен тотучы хезмәттәшләр!

Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңелле бәйрәм көннәре һәм бәрәкәтле ризыклар телибез. Кыскасы, бу бәйрәм сезнең күңелләрдә яхшылыкка, яңаруга өмет уятсын.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган “Пространство белешмәләре: куллану технологияләре һәм стратегияләре “ темасына укыту семинары узды.

Фондта районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды”, Әгерҗе һәм Яңа Чишмә районнары белән территориаль планлаштыру схемалары (СТП) аша торак пункт чикләрен билгеләү сораулары буенча уртак киңәшмә үтте.

Бүген “Татарстан Республикасының Милли пространство белешмәләре системасы” республикакүләм программасын булдыру буенча эш төркеме утырышы кысаларында “Сигма Метрикс” ҖЧҖ вәкилләре белән онлайн-очрашу узды.


7
апрель, 2023 ел
җомга

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан дәвалау-сәламәтләндерү җирлекләренең тау-санитар саклау округлары чикләрен билгеләү эшләре тулысынча тәмамланды. Әлеге эш “Пространство белешмәләре милли системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт системасын булдыру кысаларында оештырылган иде.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең төзелеш буенча урынбасары Инсаф Хәйруллин булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International