Июнь аенда республиканың торак пункт чикләрен билгеләү эшләренең икенче этабы башланачак

2023 елның 14 апреле, җомга

Фондта районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

Беренче этапта 33 районда торак пункт чикләрен билгеләүгә комачау итүче кадастр хаталары табылды. Аларны районнар икенче этап башына – июньгә кадәр дөресләтеп бетерергә тиеш иде.

Хаталарны төзәтүне контрольдә тоту һәм киләсе этапның вакытында башлау өчен “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ геодезия һәм картография бүлеге белән кадастр эшләре һәм җир төзелеше бүлеге белгечләре тарафыннан көн дә исемлек буенча районнар белән шәхси киңәшмәләр үткәрелә. Кадастр хаталарын төзәтү буенча хисап тотып, ВКС ярдәмендә Әгерҗе, Аксубай, Арча, Кукмара, Яңа Чишмә, Норлар һәм Сарман районнары белән очрашулар инде узды. Әлеге киңәшмәләр башка районнар белән дә икенче этап башланганчы дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International