“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан дәвалау-сәламәтләндерү җирлекләренең тау-санитар саклау округлары чикләрен билгеләү эшләре тулысынча тәмамланды. Әлеге эш “Пространство белешмәләре милли системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт системасын булдыру кысаларында оештырылган иде.
Фондның кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлеге тарафыннан республиканың барлык районнан кирәкле белешмәләрне җыю буенча зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә дәвалау-сәламәтләндерү җирлекләренең тау-санитар саклау округларының 6 чиге сурәтләнде:
- «Васильевский» санаторие;
- «Крутушка» санаторие тарафыннан кулланылучы минераль сулар һәм дәвалау пычраклары ятмалары;
- Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан «Жемчужина» санаторие территориясендә минераль сулар ятмалары;
- «Бакирово минераль сулар һәм дәвалау пычраклары ятмалары»;
- «Казан» санаторие;
- «Ижау минераль сулар ятмалары».
Санап кителгән чикләр турында белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына тулысынча кертелде.