ТР Икътисад министрлыгында пространство белешмәләре буенча семинар узды

2023 елның 14 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган “Пространство белешмәләре: куллану технологияләре һәм стратегияләре “ темасына укыту семинары узды.

Чараның төп спикеры булып КФУның Физика институтында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, доцент Владимир Михайлович Безменов чыгыш ясады. Ул пространство белешмәләре турында заманча технологияләр җыелма өлкәсе буларак сөйләде. Шулай ук әлеге тематика буенча гомуми төшенчәләрне аңлатып, белешмәләрнең килеп чыгышы, пространство белешмәләре белән пространство объектлары аермалары турында мәгълүмат белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International