Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең төзелеш буенча урынбасары Инсаф Хәйруллин булып китте.
Фонд директоры Айрат Усманов Инсаф Рәшит улы өчен учреждение буенча экскурсия үткәреп, аны төп җитештерү юнәлешләре – шәһәр төзелеше документларын әзерләү, региональ электрон картография нигезен алып бару, җир асты коммуникацияләре җыелма планын булдыру һ.б. – белән таныштырып чыкты. Шулай ук аңа территориянең бердәм 3D-стереомоделен күрсәтү һәм аның белән эшләү өчен кулланылучы стереофотограмметрик комплекс эше дә күрсәтелде.