2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре коллегия утырышы узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә 2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча колллегия утырышы узды.

Биредә коллегия әгъзаларыннан тыш, видеоэлемтә аша муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Татарстанның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре дә катнашты.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар һәм үзгәрешләр турында, дәүләт милеге белән идарә итүдән Татарстан бюджетына керемнәр буенча докла д белән министр урынбасарлары һәм министрлыкның хокукый идарәсе җитәкчесе чыгыш ясадылар. Шулай ук Пространство белешмәләре милли системасы һәм торак пункт чикләре турында белешмәләр белән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру турында министр урынбасары Алмаз Кыямов та сүз тотты.

Коллегия утырышы, гадәттәгечә, мактауга лаек белгечләрне Татарстан Республикасының ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Рәхмәте белән "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУның:

- персонал белән идарә итү җитәкчесе Татьяна Олеговна Никитина;

- җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Валерьевич Кандалинцев бүләкләнделәр.

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән тәбрик итеп, алга таба да үз эшләрендә зур уңышларга ирешеп, яңа үрләр яулап торуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International