Бүген Казан Экспо үзәгендә Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче көне үтте.
Конференция эшчәнлегендә Татарстан һәм Мордовия республикаларының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлары Фәнил Әһлиуллин һәм Андрей Мищенко, Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы директоры Артем Костин, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Ильвира Фәхретдинова, Казан федераль университеты вәкилләре - Ренат Загретдинов белән Владимир Безменов катнаштылар.
Чыгышларда спутниклы геодезия, пилотсыз авиация, җирлекнең цифрлы модельләрен булдыру, Җирне дистанцион зондлау, дәүләт мәгълүмати системалары, пространство белешмәләрен югары төгәллек белән позицияләү һәм ясалма интеллект темалары күтәрелде.
Чарада доклад белән "Белгеодезия" (Беларусь), "УСГИК" АҖ (Екатеринбург), Түбән Новгород өлкәсе агломерациясен үстерү институты, "Бөтенроссия фәнни-тикшеренү геологик нефть институты" ФДБУ, "Татнефть-Добыча" һәм башкалар катнашты.