Геодезия һәм геомәгълүмати системалар сораулары буенча узучы конференция кысаларында югары төгәллекле җиһаз күрсәтеләчәк

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Казан федераль университеты һәм EFT GROUP компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Киңәшмә ай ахырында узачак “Геодезия һәм мәгълүмати системаларының актуаль сораулары” фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек кысаларында оештырылды. Биредә югары төгәллекле позиционлау технологияләре, башка төбәкләрдә аларны куллану мисаллары, пилотсыз очу аппаратлары һәм аларны геодезия, пространство белешмәләре өлкәсендә куллану турында докларлар көтелә.

Шулай ук конференциянең икенче көнендә КФУның обсерваториясендә EFT GROUP белгечләре геодезия эшләрен башкару өчен кирәкле югары төгәллекле җиһазлар тәкъдим итәчәк.

Киңәшмә нәтиҗәсендә катнашучылар уртак доклад белән чыгыш ясап, алга та да уңышлы хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International