ГИСОГД системасын тулыландыру сораулары буенча эшлекле киңәшмә үтте

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев җитәкчелегендә Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмати системасы (ГИСОГД) кысаларында министрлык хезмәтләре һәм функцияләре өлешләрен гамәлгә ашыру сораулары буенча киңәшмә узды.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Цифрлы трансформация үзәге һәм "БАРС Груп" АҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәсендә әлеге системаның уңышлы эшләвендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының нәтиҗәле катнашуын тәэмин итү буенча кызыксынган яклар арасында уртак хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International