Татарстан территориясенең картографик нигез белән тәэмин ителеше 92 % артык тәшкил итә

2024 елның 20 декабре, җомга

Дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затлары пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигезне (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.

Әлеге система Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) кулланылучы картография нигезе булып торган дәүләт топографик һәм гомумгеографик карталар, ортофотопланнар, ортофотокарталарда тупланган белешмәләрне берләштерә. ЕЭКО ярдәмендә инфраструктура, халык, табигать, җир һәм башка объктлар турында төрле мәгълүматны күрсәтеп, җыелган белешмәләр буенча төрле мониторинглар үткәрергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясенең картографик нигез белән тәэмин ителеше 92% артык тәшкил итә. 2021-2022 елларда Росреестр тарафыннан 1:2 000 и 1:10 000 масштаблы цифрлы ортофотопланнар (ЦОФП) булдырылды. Пространство белешмәләре милли системасын гамәлгә ашыру кысаларында 1:2 00 масштаблы ЦОФП ясау буенча планлаштырган эшләрне исәпкә алганда, ТР территориясенең ЕЭКО белешмәләре белән әлеге масштабта тәэмин ителеше 4 516 кв.км булачак, бу республиканың гомуми территориясеннән 96% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International