Территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон хупланды

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Федерация Советы территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны (ЗОУИТ) хокукый җайга салуны камилләштерү буенча чаралар комплексы каралган федераль законны хуплады. Үзгәрешләр җир мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге, барыннан да элек, территорияләрне үстерү мәсьәләләрендәге киртәләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

Җайга салуны йомшарту зарурлыгы территориянең махсус шартлары булган гамәлдәге зоналарның шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларда реаль шәһәр төзелеше вәзгыятен исәпкә алмаган кагыйдәләр буенча совет чорында ук урнаштырылуы белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Мондый ЗОУИТлар инде булган күчемсез милеккә карата да, әйләнешкә җәлеп ителергә мөмкин һәм тиеш булган буш җирләргә карата да сизелерлек чикләүләр сала.

Закон 2024 елның 31 декабрендә гамәлгә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International