Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре территорияне планлаштыру длокументлары сыйфатын үстерү, аларны эшләү, карау һәм раслау вакытларын кыскарту сораулары буенча семинарда катнашты.
Катнашучылар федераль һәм региональ норматив-хокукый актларга күзәтү ясап, проектлы оешмалар адресына ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан җибәрелгән кисәтүләрне карап чыкты. Аерым игътибар проектларны эшләү дәверендә килеп чыккан проблемалы сорауларга юнәлдерелде.