ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды татар телендә, шулай ук республика территориясендә җыйнак яшәүче халыкларның милли телләрендә ТР географик объектлары атамалары каталогын булдыру һәм яңарту буенча эшен дәвам итә.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшләр тулысынча тәмамланды. Соңгысы булып Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Киров өлкәсе белән чик кертелде. Тулаем алганда, Татарстан 8 төбәк белән чиктәш: Башкортостан, Марий Эл, Чуваш һәм Удмурт республикалары, Оренбург, Самара, Ульяновск һәм Киров төбәкләре.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

"Яңа заман өчен көчле фикерләр" форумына гаризалар кабул итү башланды. Форум оештыручылары - Стратегик инициативалар агентлыгы, Росконгресс Фонды һәм ВЭБ.РФ.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды юбилее уңаеннан алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.


24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесе 24 декабрьдә үзенең 5-еллыгын билгели!


22
декабрь, 2023 ел
җомга

РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан билгеләнгән кешеләрнең көндәлек яшәеше сыйфатын арттыру сорауларында федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнары уртак эшләрен ныгыту максатын күз алдында тотып, "Россия яңалыклары" ОИА һәм "Россиянең икътисади сәясәте - 21 гасыр" журналы редакциясе https://rosregioninform.ru/ порталында "Хакимият органнары - ил халкына" федераль социаль күзәтүен формалаштыра.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов районнарның башкарма комитетлары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Аралашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада югары төгәллекле технологияләр үсеше сораулары буенча эшлекле киңәшмә үтте. Очрашуда министрлык, ТР Пространство белешмәләре фонды һәм "Республика мәгълүмати-санау үзәге" АҖ җитәкчеләре катнашты.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Думасы "бакча амнистиясен" 2031 елга кадәр озайтучы закон проектын беренче укылышта кабул итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International