Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 2 830 торак пункты кертелде, бу гомуми саннан 90,7% тәшкил итә. Соңгылардан булып Теләче районынынң Балыклы, Алан, Күкчә һәм Ключище авыллары чикләре билгеләнде.
Хәзерге вакытта ЕГРНга 16 муниципаль районның торак пунктлары чиге 100% кертелүен дә билгеләп үтик. Бу - Азнакай, Апас, Әтнә, Питрәч, Саба, Чистай, Бөгелмә, Сарман, Ютазы, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Баулы, Менделеевск, Лаеш, Зәй һәм Теләче районнары. Андый торак пунктларның гомуми саны 957 данә тәшкил итә.
Калган районнарда торак пункт чиген кертү саннары буенча статистика түбәндәгечә:
- 10 районда - 95%тан артык;
- 6 районда - 90-95%;
- 7 районда - 80-89%;
- 4 районда - 75%тан ким.
Территориаль зоналарга килгәндә, узган атна дәвамында ЕГРНга Аксубай, Буа һәм Яңа Чишмә районарының 32 терзонасы кертелде. Гомумән алганда, республика буенча территориаль зоналар чиген билгеләү эшләре 96,8% тәмамланды.