Республиканың географик объектлары атамалары каталогын татар телендә алып бару турында нигезләмә эшләнде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта нигезләмәне раслау турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Фонд сайтында ТР географик объектлары атамалары каталогы урнаштырылды, анда 3119 торак пункт атасамы (шәһәр, бистә, авыл һ.б.) кертелде.

Параллель рәвештә географик объектларның башка типлары атамаларын төгәлләштерү эшләре алып барылды, бу – елгалар, үзәнлекләр, таулар, сазлыклар, чокырлар, пристаньлар, урманнар, кордоннар, ярыклар, тукталыш пунктлары һ. б. Соңгы белешмәләр буенча, хәзер каталогта рус телендә 4 653 географик объект атамасы исәпләнә, шуларның 4 549ның татарчага тәрҗемәсе бар. 

Әлеге нигезләмә татар телендә Татарстан Республикасы географик объектлары атамаларын бертөрле һәм тотрыклы кулланунуны тәэмин итү өчен эшләнелде. Каталог алга таба да ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып барылачак, карарның гамәлгә ашырылуы буенча контроль ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына йөкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International