Бердәм килештерү кабинетына республиканың 7 ресурс белән тәэмин итүче оешмалар кушылды

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Бүген "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча узган атналык киңәшмә кысаларында республиканың ресурс белән тәэмин итү оешмаларын системага кушу сораулары каралды.

ВКС-киңәшмәдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Цифрлы трансформацияләү үзәге, ТР Пространсто белешмәләре фонды һәм муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

Бердәм килештерү кабинетында эшләү өчен ЕКС операторы - ТР Пространство белешмәләре фонды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә кирәк. Хәзерге вакытта планда 113 ресурс белән тәэмин итү оешмалары катнашучы буларак карала. Шуларның 92-се белән килешүләр инде төзелгән.

Бердәм килештерү кабинетында җылылык, су, газ белән тәэмин итүче, инженер челтәрләре һәм ТКХ белән бәйле 7 оешма эшли. Тагын 3 оешма кушылу стадиясенең соңгы этабында тора, калганнары - килештерү процессында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International