Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан рус һәм татар телләрендә Татарстанның географик объектлары атамаларын төгәлләштерү эшләре үткәрелә.
2021 елда Фонд сайтында ТР географик объектлары атамалары каталогы урнаштырылды, анда 3119 торак пункт атасамы (шәһәр, бистә, авыл һ.б.) кертелде. Параллель рәвештә географик объектларның башка типлары атамаларын төгәлләштерү эшләре алып барылды, бу – елгалар, үзәнлекләр, таулар, сазлыклар, чокырлар, пристаньлар, урманнар, кордоннар, ярыклар, тукталыш пунктлары һ. б.
- Узган елның декабрендә без Дәүләт географик атамалар каталогының яңартылган реестрын алдык. Белешмәләрне тикшерү нәтиҗәсендә кайбер төгәлсезлекләргә тап булдык. Аларны төзәтү өчен районнарга хатлар җибәрдек. Нигездә, алар елга, күл һәм аймакларның татар телендәге атамалары белән бәйле, - дип аңлатты пространство белешмәләре фондын һәм каталогын алып бару бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гыйниатуллин.
Искәртеп үтик, әлеге эш географик объектлар атамаларын бертөрле һәм тотрыклы куллануны, дәүләт хакимияте, оешмалар һәм гражданнар өчен географик объектлар атамалары турында рәсми мәгълүмат ихтияҗын тәэмин итү, шулай ук татар телен популярлаштыру һәм милли үзенчәлекне саклау максатында алып барыла.