ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында шәһәр төзелеше документларын эшләү турында сөйләштеләр

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ белгечләре Муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.

Шәһәр төзелеше документларының торышы турында республиканың Буа, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре сөйләде. Территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын инвентаризацияләү барышында «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ белгечләре җирдән файдалану һәм төзелеш буенча генераль планнарны һәм кагыйдәләрне эшләү буенча нәтиҗәләрне тапшыру срокларын бозу очракларын ачыклады. Киңәшмә барышында катнашучылар һәр район белән килеп туган хәл сәбәпләрен җентекләп тикшерделәр.

Бүгенге көндә 396 генераль план һәм 727 җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләргә кирәк. Кызыксынган инвесторларны эзләү эшләре алып барыла. Шул исәптән бу хакта киңәшмә барышында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International