Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы вәкилләре чикнең бәхәсле участоклары турында фикер алышты

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров Удмуртия Республикасы коллегалары катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Катнашучылар Әгерҗе шәһәре янында чик үтү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Татарстанның Әгерҗе шәһәре һәм Удмуртиянең Кече Пурга районы чикләрендәге участокта кадастр участоклары киселә, ә кайбер очракларда халык мәнфәгатеннән башка уза. Эшче төркем утырышы барышында, чик билгеләгәндә гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим, дип билгеләп үттеләр. Удмуртия коллегалары белән бергә әлеге принципиаль мөһим моментны исәпкә алып, эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ чикне узу проектын эшләде һәм Удмурт Республикасына яраштыруга җибәрде. Бүгенге көндә ике яктан да хәл итүне таләп итә торган 54 бәхәсле участок бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International