Фонд республиканың географик объектлары исемнәренең татар телендә каталогын булдыру буенча эш алып бара

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

«ТР пространство  белешмәләре фонды» ДБУ эшчәнлегенең бер юнәлеше – Татарстан Республикасының географик объектлары атамаларының татар телендә каталогын булдыру һәм алып бару. Каталог Татарстан Республикасы территориясендәге географик объектлар турында рус һәм татар телләрендә бердәм, дөрес, актуаль, һәркем өчен аңлаешлы булган мәгълүмат чыганагы булырга тиеш. Әлеге эш «географик объектлар исемнәре турында»18.12.1997 ел, № 152 - ФЗ Федераль закон нигезендә башкарыла.

Россия Федерациясе субъектларында әлегә милли телләрдә каталоглар булдыру тәҗрибәсе юк. Шулай ук, Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәрендә күп санлы аермалар бар, һәм географик атамалар каталогын булдыру зарурлыкка әверелде. Каталогны булдыруның беренче этабы 2020 ел башында тәмамланды. Барлык чыганаклардан, шул исәптән татар телендә географик объектлар турында мәгълүмат җыелган, системалаштырылган һәм структуралаштырылган, эш регламенты эшләнгән. Татарстан Республикасы торак пунктларының электрон каталогы булдырылды, ул бүгенге көндә торак пунктларның типлары, муниципаль районнар, мәгълүмат чыганаклары буенча мәгълүматларны фильтрлау мөмкинлеге белән тест режимында эшли.

Каталогны булдыруның икенче этабы - тарихи яктан башка халык вәкилләре яшәгән торак пунктларны ачыклау. Әлеге торак пунктларның исемнәрен каталогка аларның халкының милли телләрендә кертү планлаштырыла. Бүгенге көндә ТР пространство белешмәләре фонды Татарстан Республикасының 14 районы буенча шундый торак пунктларның якынча исемлекләрен әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International