Татарстан һәм Ульяновск уртак чикнең бәхәсле участоклар буенча бердәм карарга килделәр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Ульяновск өлкәсе вәкилләре белән берлектә уртак чик үтү урынына бардылар.

Катнашучылар Татарстан Республикасы Спас районы һәм Ульяновск өлкәсенең Иске Майн районы чиге буйлап 7 км тикшерде. Кайбер участокларда озак вакытлы ориентирлар табылды. Калган участоклар буенча ике субъектның урман планшетлары чагыштырылды. Андрей Логашин сүзләренчә, бу экспедиция Татарстан Республикасында чик турында булган башлангыч белешмәләрнең дөреслеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International