Урман фонды җирләре белән кисешкән участокны нишләтергә?

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

“Урман амнистиясе турындагы” Федераль Закон (29.07.2017 елда кабул ителгән №280-ФЗ) җиңеләйтелгән ысул белән җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектлары турында ЕГРН һәм Дәүләт урман реестрындагы каршылыклы мәгълүматны төзәтергә мөмкинлек бирә. Ягъни 2016 елның 1 гыйнваренә кадәр бирелгән участокларга һәм капиталь төзелеш объектларына законлы рәвештә милек хокукын теркәргә була.

 Татарстанда урман фонды җирләренә кертелгән 56 торак җирләре бар. Алар 1990 нчы елга кадәр формалашкан. Хәзерге вакытта анда әле дә ел дәвамында кешеләр яши торган йортлар төзелә, бистәләр барлыкка килә, әмма аларны озак вакыт рәсми рәвештә теркәү мөмкин түгел иде, чөнки Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында әлеге территорияләрнең торак пунктлары җирләренә кагылышы булмаган.

“Урман амнистиясе турындагы” Закон урман бистәләреннән торак пунктлар ясау мөмкинлеген бирә. Моның өчен муниципалитет комиссия оештыра, алар, үз чиратында, бөтен материалларны өйрәнеп, кирәкле карар кабул итә. Әгәр дә җир участоклары кадастр хисабына куелмаган булса, чикләр схема рәвешендә генә сурәтләнә. Соңыннан комиссия протоколы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аша ТР Министрлар кабинетына юнәлдерелә. Әлеге документ генераль планнар ясалганда да исәпкә алыначак.

Шулай ук бу проблема территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын төзегәндә дә килеп чыга. Аеруча бу мәсьәлә “Җир һәм күчемсез милек турындагы бердәм мәгълүмати ресурс” проекты барлыкка килү белән актуальләште. Аның кысаларында 2021 елның ахырына кадәр районнарның шәһәр төзелешенә кагылышлы барлык документлар РФ законнарына тәңгәл китерелергә тиеш.

Пилот проектында Татарстанның өч районы катнаша – Яшел Үзән, Әтнә һәм Питрәч. Федераль законнарга туры килмәгән территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын караганда, торак пунктларда 11 меңгә якын урман фонды җирләре белән кисешүләре ачыкланды. Шундый ук кисешүләр республиканың башка районнарында да табылды. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен шул ук “Урман амнистиясе турындагы” Закон кысаларындагы процедураларны үтәргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International