Бүген Марий Элда узган киңәшмәдә Татарстан һәм Марий Эл Республикалары арасында административ чикне билгеләүче эшлекле проект килешенде.
Очрашуда Татарстан Республикасыннан “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Руслан Комаров белән әлеге фондның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Марий Эл ягыннан регионның дәүләт милке министры Алексей Плотников, төзелеш министры урынбасары Константин Хижняк, Росреестр һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдән соң икенче этап – субъектлар арасында чикне билгеләү турындагы Килешү төзү булачак. Әлеге документның проекты Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Марий Эл җитәкчелегенә инде җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, ике күрше регионда яшәүчеләрнең теләкләрен һәм РФ субъектлары мәйданы балансын саклап калу кирәклеген истә тотып, ике як та чикне билгеләү процессында килеп чыккан сорауларны уртага салып чишәргә тырышты.