ПЗЗ проектларын килештерү кагыйдәләре үзгәртелде

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елның 9 июнендә Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 883 нче номерлы "Федераль һәм региональ әһәмиятле махсус сакланылучы табигый территория чикләрендә урнашкан торак пунктларында җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре" турындагы карар бастырылып чыгарылды. 

Килешү нигезе булып андый торак пунктның шәһәр төзелеше регламенты табигый территорияләрне махсус саклау режимына, шулай ук махсус сакланылучы табигый территорияләр турындагы положениегә туры килүе тора.

Әлеге кагыйдәләр дәүләт хакимияте органнары һәм махсус сакланылучы табигый территорияләр администрациясе белән хезмәттәшлек итүче җирле узидарә органнарының эшен тәртипкә салып, җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International